Азат Абитов Ильмира Нәгыймовага шелтә белдереп, үзенең сәхифәсендә видео яздырган. Сәбәбе – Ильмираның Гөлсирин һәм Азат Абитовлар әле күптән түгел генә яздырган «Мәхәббәт шушыдыр» җырын башкаруы.
Ильмира Нәгыймова кичә Лилия Хәмитова репертуарыннан булган легендар «Мәхәббәт шушыдыр» җырын башкарган рилс куйган иде. Җырчы видеоны студиядә төшергән, артындагы подтанцовкасы да шәп – Марат Яруллин үзе биеп тора.
Артист җырның исемен генә язып куйды. Башкару өчен җырның хуҗасы Лилия Хәмитовадан рөхсәт соравы турында да...