Кояшта кызыну кешенең хәленә, иммун һәм эндокрин системасына уңай йогынты ясый. Ләкин ультрашәмәхә нурлары артык булу сусызлануга, тромблар барлыкка килү, аллергия һәм хәтта яман шеш барлыкка килү куркынычын арттыра.
Медицина фәннәре кандидаты Павел Бережанский сүзләренчә, кызыну өчен иң яхшы вакыт – иртәнге һәм кичке сәгатьләр. Көндез күләгәдә булу хәерле.
Кызыну – тән тиресе өчен стресс. Кояш ванналарын ашаганнан соң ук яки ач килеш керергә ярамый. Бу очракта йөрәк-кан тамырлары системасына куркыныч туа.