Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә 21 яшьлек Эвелина кыярга тончыгып үлә.
Стәрлетамак кызы Эвелина Мәләвездә читтән торып укыган. Ул җәйге сессиягә килгәч, икенче студент белән фатир арендага ала һәм имтиханнарга әзерләнә. 18 июнь кичендә ашарга утыра һәм кыяр белән тончыга. Аның бүлмәдәше коткармакчы була, әмма беренче ярдәмне квалификацияле күрсәтә алмый. Кыз, ярдәм итә алмаячагын аңлап, күршеләрен чакыра – алар арасында медик та була. Әмма кызны ул да коткара алмый. Ашыгыч ярдәм чакыралар, әмма алар килгәндә кыз инде үлгән була.