Кукмара мәдәрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә табибка мөрәҗәгать итәр алдыннан кеше кылырга тиешле 3 доганы тәкъдим итте.
«Адәм баласы бу дөньяга сынау өчен яратылганга, Аллаһы Тәгалә аны төрлечә сыный. Сынауларның берсе ул – авыру. Барлык кешеләр авырый, һәм мөбарәк хәдисләрнең берсеннән билгеле булганча, һәрбер авыруны Аллаһ бар кылган, әмма шул ук хәдистә билгеләп үтелгәнчә, авыру белән бергә Аллаһы Тәгалә аның шифасын да бар иткән. Шуңа күрә...