Айдар Галимовның «Яшик әле» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Премьера! Репертуарымда Айдар Тимербаевның тагын бер яңа җыры – «Яшик әле». Мин бу җырны беренче чиратта күпне күргән, күпне кичергән, бернигә бирешмичә, бүгенге көндә дә алгы сафларда баручы яшьтәшләремә – безнең буын вәкилләренә багышлыйм! ⠀
Әйе, замандашларым, туганнарым, безнең әле зур юллар үтәсе, тауларга менәсе, бик күпне күрәсе һәм безгә тигән игелекне кайтарып бирәсе бар! Иң мөһиме – тормыш юлында тупланган тәҗрибәне...