Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Язмыш каргышы» дигән язмасы чыкты.
«Илебездә коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, «Сөю чишмәсе» рубрикасына кыска хикәяләр язганым булмады. Моны мин илһам килмәве белән аңлатыр идем. Чынлап та, пандемия күпләрнең яшәү рәвешен үзгәртеп, кешелек кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Үземнең дә, 2 кабат коронавирус белән авыргач һәм махсус хәрби операция башланганнан бирле, тормышка карашым төптән үзгәрде... Әмма тормыш алга бара.