Башкортстанда «Гаилә» клубында мөселманнар таныша-кавыша икән. Яхшы үрнәк бит, иптәшләр?
«Аллаһка мең шөкер, мөселманнар һәм башка диндә булганнар белән әйбәт кенә, дус-тату яшибез. Дистәләгән тапкыр Казаныбызга киләбез. Төрле форумнарда катнашып, үзебезгә рухи яктан көч-куәт алабыз. Бу хакта барысы да әйтәдер инде. Аеруча, дин һәм эшмәкәрлек мәсьәләсендә үзебезгә кирәкле мәгълүмат алабыз», – диде Рифат хәзрәт Зарипов.
– Хәбәрдар булуымча, сез Башкортстан мөселманнары өчен бик изге эш алып барасыз.