16-17 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез боз да яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан җил, секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр фаразлана. Якшәмбе көнне яшен вакытында җил тизлеге 15-23 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
16 июньдә төнлә һава температурасы +14..+19, көндез +28..+33 градуска кадәр фаразлана.
17 июньдә төнлә һава температурасы +16..+21 градус, көндез +29..+34 градус була.
Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.