Төркиләрнең беренче искә алынуы Каспий буендагы Идел бассейнында булса да, чынлыкта төрки каганатлар моңа кадәр дә булган. Беренче төрки каганатның 552 елда барлыкка килгәнен беләбез. Чынлыкта, Төрки каганат көнбатышка киткән, һәм бу мөстәкыйль дәүләтләр формалашканчы, хазарлар да, аварлар да, болгарлар да менә шушы төркиләргә буйсынган.
Алар зур көчкә ия булганнар, көньяк территорияләр белән дә, Кытай белән тыгыз элемтәдә торганнар. Әмма төрки каганатларның гомере озын булмаган. Аларның йогынтысы азайганнан соң...