Гүзәл Уразова теплицасын күрсәтте. Рәт-рәт итеп утыртылган суган, редис, кыяр, помидор үсентеләре Гүзәл Уразованың оста җырчы гына түгел, тырыш бакчачы икәнен дә күрсәтә. Хуҗабикәнең теплицасына чыгып, эш нәтиҗәләрен барлап йөрүен ире Илдар Хәкимов төшереп торган. «Бүген помидор утырттым», – дип, көндәлек тормышы белән уртаклаша җырчы бу видеода.
«Быел кыярлар матур гына үсеп килә, чәчәктә утыралар. «Показуха» кыярлар. «Беләсеңме бездә нинди сорт?» – дип эндәшә ул кечкенә кызы Арианага.