Язучы, драматург Рафис Сәлимҗанов юмор остасы Җәвит Шакировны «теща» турында мәзәкләр сөйләмәскә өндәп, «Интертат»ка комментарий биргән иде. Аның сүзләренчә, татарда әби белән кияү конфликты юк.
«Җәвит дөрес эшләми. Чөнки татарда мондый вакыйгалар да, хәлләр дә юк. Татар кияүләре белән татар әбиләре арасында конфликт юк. Әбинең кияве кызы белән кунакка кайта. Ул аны шулхәтле яратып сыйлый, кунак итә, якын итә. Андый нәрсә халыкта юк. Шуңа күрә булмаган нәрсәне, кычытмаган җирне кашып йөрергә кирәк түгел.