Үләр алдыннан җыештыру эшләрен башкардым
Илисә Ганиевага 71 яшь, һәм ул җирләүгә акчаны 11 ел элек җыя башлаган. Ул үзен соңгы юлга лаеклы итеп озатуларын тели, шуңа күрә 60 яшеннән башлап акча җыюга керешкән. Илисә Ганиева ул вакытта үзенең кече сеңлесенә 60 мең сум акча биргән һәм барысын да яхшы итеп оештыруларын сораган.
– Мин Башкортстаннан. Мине туган җиремдә җирләүләрен телим. Минем нәселем зур, якыннарым күп, алар янында булырга телим. Минем 2 сеңлем бар, аларга мине монда калдырмаска куштым.