Бүген Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Бик күп егетләр һәм кызлар яңа тормышка аяк басты. Шушы шатлыклы да, моңсу да көнне татар җырчылары социаль челтәрләр аша күрсәтте. Кайберәүләр яшьлегенә кайтып килде, кемнәрдер бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларын күрсәтте.
Иң матур видеоны Зөлфирә Шәйдуллина төшергән. Ул ап-ак алъяпкычлар киеп, шартлар тотып, чыгарылыш сыйныф укучысы икәнен белдерткән лента таккан бер кызның урамнан атлавын төшереп, бу күренешне үзенең...