Вадим Захаров социаль челтәрләрдә мәрхүмә әнисен искә ала. Җырчы туган авылына кереп, якын кешесенең каберен дә зиярәт кылып чыккан.
«Мамага бүген 59 яшь тулган булыр иде…
Әнкәй дигән олы исемне мин
Саклыйм һәрчак йөрәк түремдә.
Күрәсеңме, ак чәчәкләр тотып,
Каберенә килдем бүген дә...» – дип, моңсу шигырь юллары да язып калдырган ул.
Җырчының әнисе Марина түти яман чир белән көрәште.
«Әнигә 57 яшь кенә иде. Авыруы турында соң белдек. Табиблар да «тиз һәм авыртусыз гына китәчәк» диде.