Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева, күпме борчылулар, йокысыз төннәрдән соң социаль челтәрдә яхшы хәбәр белән чыкты. Кызына операция ясаганнар, тик тәгаен нинди операция булуы турында хәбәр ителми.
«Хәлләр турында сорыйсыз. Күренмисең, дисез… Сезгә күренер кыяфәтем юк. 1 айлап йоклаган юк, нык арылды. Кызымның хәлләренә килгәндә: операция әйбәт узды, әлегә хәле юк. Хирург имплантны күрсәтте, ничек тора, нинди формада булуын. Бик куркып торган идек, бар да яхшы узды. Аллаһка шөкер.