Энгель Фәттахов ришвәт эше буенча тоткарланган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе оперативниклары аның өендә тентүләр үткәрә, дип хәбәр иткән «Бизнес Онлайн»га үз чыганагы. Татарстанның элекке вице-премьеры – мәгариф министры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы ТР буенча Тикшерү комитетына сорау алуга китереләчәк.
Басма чыганагы мәгълүматлары буенча, Фәттахов Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә ришвәт алган дип шикләнәләр (РФ ҖК 290 маддәсе).