Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр комитеты Бакалы районында булган хәл турында хәбәр итә.
Яңа Тымытыкта яшәүче хатын урманга йөгерергә чыгып китә. Ул анда кыргый җәнлек тавышы ишетә һәм куркуыннан, кайсы якка барырга белмичә, урман эченә йөгереп керә. Агач башына менә һәм ярдәм чакыра.
Координаталарын ачыклап, аның кайда икәнен беләләр. МЧС килеп агач башыннан төшергәнче, ул шунда утырган була.