Бүген Екатеринбургның Җиңү урамында көндезге сәгать12 тирәсендә бер ир-ат үтеп баручылар күз алдында хатын-кызны чәнчеп үтергән. Анна исемле яшь хатын-кыз табиблар килгәнче вафат булган.
«Минем янга полициядә эшләүче хатын-кыз йөгереп керде. Жгут сорады, аны [корбанны] коткарырга тырыштылар. Мин күргәндә кыз әле сулый иде кебек. Ашыгыч ярдәм соң килде, коткара алмадылар», – дип сөйләгән фаҗига булган урыннан ерак түгел урнашкан кием кибет сатучысы.
Үлгән хатын-кыз Сбербанкта эшләгән, үтерүчесе аны эше янында көтеп торган.