Кукмара районының Түбән Арбаш авылында туып-үскән гвардиянең кече сержанты Габдрахманов Рөстәм Мөнир улын соңгы юлга озаттылар. Рөстәмгә 22 майда 36 яшь тулган булыр иде. Аның хатыны – тол, кызы ятим калды, дип яза «Хезмәт даны» газетасы журналисты Алсу Сәләхетдинова.
Матәм-митингта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.
«Рөстәм Мөнир улының әнисе, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам.