14 май көнне Питрәч районы Күн авылында танылган татар артистлары Раушания Юкачева һәм Айдар Хафизовны искә алдылар. Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева каберенә таш куелды. Тулы бер команда булып кайткан Камал театры артистлары аның кабер ташы ачылу мәрасимен зурлап уздырды. Шуннан соң авыл мәдәният йортына юл алдык. Монда тагын бер мөһим вакыйга – Питрәч районы Күн авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов исемен бирелү тантанасы узды.
Иң беренче булып...