Казанның «Алтаң» мәчете телеграм-каналында һәр атна саен «Җомга коймагы» чыга. Бу атнада кешенең озын гомергә һәм малга кызыгуы турында Риза Фәхретдин сүзләре китерәләр.
Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Адәм баласы картая вә картаюы белән ике нәрсәсе яшәрә бара: мал белән озын гомергә комсызлык», – дигән.
«Әгәр дә кеше шушы табигый хәлне болынга җибәргән хайван кебек үз ихтыярына җибәрсә, юлга салырга тырышмаса, малның затына, гомернең үзенә генә юнәлсә, бу вакытта бу хирысдык бик яман бер сыйфат булыр.