Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамый торган дарулар исемлеге чыгарды. Исемлеккә рецептсыз сатыла торган 74 дару, шул исәптән, «Корвалол», «Кетанов», «Супрастин» һәм «Спазмалгон» кебек препаратлар да бар. Бу исемлек чыккач, аларны кабул иткән машина йөртүчеләрне автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип тә яздылар. Мәсәлән, Дәүләт думасы депутаты Ярослав Нилов, бу даруларны эчкәннән соң 1.5-2 елга йөртү хокукын алу яки 30 000 сум штраф яный, 2 тапкыр шулай эләксәң...