Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулланың әнисе вафат булган. Авыр хәбәр турында театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә язалар.
«9 май көнне җитәкчебез Гамил Әсхәдулланың әнисе Маһирә апа китеп барды.
Маһирә апа 1931нче елда туган. Балачагы сугыш елларында эш белән үткән, яшьлеге сугыштан соңгы күтәрелеш еллары, колхоздагы авыр хезмәт белән үрелгән. Тормышка чыгып, биш ул табып, ире Габдулла белән аларны үстереп, аякка бастырып, уллары янәшәсендә бәхетле ана булып озын гомер кичергән...