Кыштан соң җимеш агачы бөре чыгармаса, аны казып ташларгамы, әллә көтәргәме? Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Бакчачы Мария Гарәпшина агачны кисәргә ашыкмаска чакыра. Башта агачны уятырга тырышып карагыз, ди ул.
«Башта агачны тикшерегез – исәнме ул, юкмы? Агач кайрысын акрын гына тырнап җибәрегез. Тырналган урын коры булса, агачны казып ташларга кирәк. Әгәр бу урын яшел, дымлы булса, бераз көтегез. Авырса яки корткычлары булса, үсенте озак кына бөреләнми торырга мөмкин. Шуңа күрә авыруны, яки корткычны бетерергә кирәк.