Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза ВКонтакте челтәрендә авыр хәбәрен җиткерә – япь-яшь килеш якын дусты вафат булган.
«Тагын бер дустыбыз китеп барды! Талантлы табиб, искиткеч киң күңелле кеше Җаббаров Фирдүс Фәнис улы вафат булды. Кем уйлаган 53 яше дә тулмаган килеш, тормышка зур планнар тоткан дустыбыз кинәт кенә безне ташлап китәр дип!
Күпме гомерләр коткарган кеше бит ул. Ә үзен алып кала алмадылар. Ул чирне безнең тел белән аңлатып бирә белүе белән аерылып торды.