Бүген Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә җырчы, концертлар оештыручы, мәҗлесләр алып баручы Вилдамир Баһауны соңгы юлга озату мәрасиме булды.
Вилдамир әфәнде тумышы белән Башкортстанның Краснокама районы Артаул авылыннан булган. Җырчы кичә йөрәк авыруыннан реанимациядә вафат булган. Ул бик күп татар җырчылары һәм театр әһелләре белән бергә эшләгән.
Илмира Моратова
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Вилдамир бик ярдәмчел, ачык йөзле шәхес иде. Туганнарны һәрчак ихтирам итте...