Илнар Фәйзрахмановларның гаражларыннан башланган янгын башта сарайларына күчә, аннан күршедә яшәүче абыйсы Илдар Фәйзрахмановның сарае һәм йортына үрмәли. Илнар Фәйзрахмановның кызы Ландыш «Интертат»ка сөйләвенчә, барлы-юклы бер сәгать эчендә янгын аларның гараж һәм сарайларын җир белән тигезләнгән. Ә Илдар абыйларының каралты-кураларына гына түгел, йортларына да нык зыян килә. Яртылаш коткарып кала алсалар да, өй хәзерге вакытта кеше торырлык хәлдә түгел. Сарайлары да янып көлгә әверелгән.
...