Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек ир-ат бергә яши торган 39 яшьлек хатынны вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда «Башинформ» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.
26 апрель төнендә хатын-кызның ачыргаланып кычкырганын күршеләрнең күбесе ишеткәндер. Кемдер полиция дә чакырган, ләкин инде соң булган. Ир хатынын урамда кыйный башлый, аннары фатирда кыйнап үтерә.
Полиция хезмәткәрләре фатирга керер өчен коткаручылар чакыра, ишекне ватып ачкач, фатирда коточкыч хәл күрәләр.