29 апрельдә Яңа Мәскәүдә юл һәлакәтендә ир белән хатын һәлак булган. Аларның 5 нәни баласы ятим калган. Авария китереп чыгарган йөртүче соңгы ярты елда 32 тапкыр юл кагыйдәләре бозган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Биредә 19 яшьлек исерек егет идарә итә торган машина каршы як полосага очып чыга һәм күп балалы гаилә утырган машинага бәрелә.
Фаҗига 19.40 сәгатьтә Терехово авылы тирәсендә була. Ир белән хатын һәм аларның 2 баласы «ВАЗ» машинасында өйләренә кайтып бара.