Сезонлы кәеф үзгәрешләре – ул норма
– Сезонлы киеренкелекләр организмда ел фасыллары алышынганда була торган комплекслы үзгәрешләр белән бәйле. Табигатьтәге үзгәрешләр белән бергә (яз көне бу – көннең озынаюы, һава температурасының күтәрелүе, көз – киресенчә) кешенең биоритмы, аның гормональ фоны, кандагы серотонин, мелатонин гормоннары күләме дә үзгәрә, – дип аңлата Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психиатры Ренат Гафуров. – Сезонлы кәеф үзгәрешләре – бу нормаль күренеш.