1 Майда Татарстанның кайбер авылларына «Күкәй бәйрәмен» билгеләп үтәләр. Балалар авыл буйлап йөри, йорт саен кереп күчтәнәч җыя. Алар арасында буялган йомырка, татлы ризыклар була. Юмор остасы Рамил Шәрапов та Шәрапҗан образында бәйрәмдә катнашкан.
«Күгәрчен авылына кунакка кайткан идек. Бәйрәм алдыннан мунча кереп, пылау пешереп, балык тотып... Кыскасы, концерт сезоныннан соң шундый ял кирәк иде.
Иртән тордык, уже 1 Май! Ә Күгәрчен авылында ул – «Күкәй бәйрәме» дә икән. Балалар иртүк торып күчтәнәч җыярга чыгып китте.