«Башкортстанның Тәтешле районына концерт куярга килгәч, Аксәет авылына Салават Фәтхетдиновның әнисе янына кунакка керми калган юк, бу инде традициягә әверелде. Быел да Тәкълимә апа белән күрешү насыйп булды. Кызганычка, «вакыт безне кызганмый». Әмма, ни булуга карамастан, легенданың әнисе мине «таныдым» диде», – дип язган артист төрле елларда төшкән фотоларны куеп.
Юмористның язылучылары әбигә ничә яшь булуы, кем белән яшәве белән кызыксынган. «Урын өстендә яткан кешене фотога төшерергә ярамый» , – дип язучы да бар.