«Зинһар, каты тәнкыйтькә тотмагыз бу җитди темага алынуымны. Җан яраларын кузгатканым өчен аналардан гафу үтенәм. Көн саен диярлек СВОда һәлак булучы ир-егетләр турында хәвефле хәбәрләрдән җан елый. ...Берничек тә кайтарып булмый торган югалтулар, ата-ана өчен мәңгелек хәсрәт. Тизрәк илебездә тынычлык урнаштырсын иде, Раббым Аллаһым. Яшәргә дә өлгермәгән балалар корбан булмасын иде, яшь гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде, дигән теләкләребезне ишетсен иде Аллаһым. Өзек-төтек булса да, җанга тынычлык бирмәгән уйларым»...