Керемнәр турында декларация бирүнең 4 ысулы бар
2023 ел өчен керемнәр турында белешмәне татарстанлыларга 2 майдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Документларны тапшыруның берничә ысулы бар, дип сөйләде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
«Декларацияне салым түләүченең шәхси кабинеты, дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга, шулай ук почта аша юлларга, яшәү урыны буенча салым органына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, анда...