Лилия Хәмитованың авариягә очравы, хәзер суд юлларында йөрүе хакында хәбәр иткән идек. Арчада сайлауга барганда, җырчының «Hyundai Creta» машинасына икенче машина килеп керә. Иминиятләштерү компаниясе билгеләгән түләү машинаны ремонтлау өчен җитми, шуңа җырчы суд юлларын таптый.
Бу күңелсез хәлдән соң тормыш иптәше Винарис Ильегет Лилиянең кәефен күтәрергә булган һәм аңа өр-яңа «Haval» машинасы алып бүләк иткән.
«Авариядән соң Лилия бик кәефсез йөрде.