Җырчы Ильмира Нәгыймова ТНВ каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакка килгәч, балаларны тәрбияләүдә булган финанс авырлык үзенә төшүе турында сөйләгән. Бу хакта «ТНВ» сайты яза.
«Ничек бар – шулай җавап бирәм. Аерылышканга 2 ел булды. Мин алиментка да бирмәдем, иң мөһиме – миңа тимәсен генә. Финанс яктан бернинди ярдәм юк. 2 ел буе. Әбиләре 2 атнага 1 алып китә, балаларның күңеле булып кайта, миңа шул җитә. Бәлки, миңа үч итеп, финанс ягыннан ярдәм итәсе килмидер. Мөмкинлеге юктыр, дип уйлыйм, кайвакытта жәлләп тә куям.