Инде озак вакытлар социаль челтәрләрдә күренми торган җырчы, блогер Лилия Хәйруллина Аргентинадан берничә сторис куйган.
«Барыгызга да сәлам. Мине югалтмагыз, минем берничә айлык ял. Үзем белән нәрсә булганны сөйләргә бик озак. Бәлки, берәр кайчан бүлешермен.
Сезнең белән аралашу җитми. Үз-үземне җиңеп, сторисларга нәрсәдер куярга көч җитмәде, хәзер дә җитми. Үземне көчсез, яклаучысыз кызчык итеп хис итәм.
Тышкы кыяфәтемә аптырамагыз, биредә артык игътибар җәлеп итмәвең яхшырак.