Җырчылар вертолет һәлакәтендә үлгән Ильяc Гимадутдинов турында: «Күз тидеме соң...»
Пермь краенда шәхси вертолет һәлакәтендә миллионер, «Таттранском» зур транспорт компаниясе учредителе Ильяс Гимадутдинов вафат булуы турында «Интертат» хәбәр иткән иде. Авиаһәлакәт «Ашатли-парк» ял базасы районында була. Якынча мәгълүматлар буенча вертолет рөхсәтсез очыш башкарган. Фаҗигадә шушы ук фирманың автомобиль колоннасы җитәкчесе Эльмир Коняков та һәлак булган.
Ильяс Гимадутдиновның вакытсыз арабыздан китүе турындагы хәбәр бик күп татар эстрадасы җырчыларын да борчуга салды. Чөнки Ильяс танылган эшмәкәр генә түгел...