Асылы бер булса да әлеге матур бәйрәм төрле якта төрлечә уза. Һәр якның үзенә генә хас, гадәти булмаган үзенчәлекләре, йолалары бар. Татарстанның төрле районнарында бүләк җыюны төрлечә исемлиләр – кайдадыр «әрәпә», «сөрән салу», «сөрән сугу» диләр. Кайбер районнарда «бирнә җыю», «сөлге җыю» дип йөртәләр. Авыл җирлекләрендә бүләк җыю май азагында башланган.
«Яшь кызлар матур кулъяулыкларын әзерләп көтеп торалар»
Теләче районы Баландыш авылында бирнә җыю ике көнгә сузылган. Монда бүләк җыярга мәктәпне бетергән егетләр чыга...