Менделеевск районында 17 (кайбер чыганакларда – 15) яшьлек үсмер трассада авария ясап, кеше үлеменә сәбәпче булган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, 10 ноябрьдә Ижевск трассасының Менделеевск районы өлешендә «Рено Каптур»га утырган үсмер каршы як полосага чыга һәм 46 яшьлек ир-ат идарә иткән «Киа Рио» белән маңгайга маңгай бәрелешә..
Бәрелеш шулкадәр көчле була – 2 машинаның да капотлары изелеп бетә, тәгәрмәчләр дә читкә очкан. «Киа» йөртүче шунда ук һәлак була. Ул Пермь шәһәреннән булган.