Киров өлкәсендә 2 ноябрьдә авариядә 2 кеше үлгән, 3 кеше имгәнгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Фаҗига Р-243 федераль трассасының 825нче километрында була. Биредә җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелә. Җиңел машинада ир-ат, хатын-кыз һәм 2 бала була.
Җиңел машина йөртүчесе салонда кысылып кала, аны коткаручылар чыгара.
Кызганычка, хатын-кыз һәм 8 яшьлек кыз бала һәлак була. Ир-ат, 2 һәм 5 яшьлек балалар имгәнә, алар авыр хәлдә хастаханәгә озатылган...