Пермь краенда 83 яшьлек әби 4 тәүлек буена урманда адашып йөргән. Аның суы да, ашамлыгы да булмаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
«МВД Медиа» белешмәсе буенча, Лысьвада яшәүче пенсионер карчык югалу турында улы хәбәр итә. Ул әнисенең урманда гөмбә җыйганда адашырга мөмкин булуын әйтә.
Әбине эзли башлыйлар. 3 тәүлек эзләгәч, хәлсезләнгән әби табыла. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы көтә торган урынга 3,5 км барырга кирәк була. Яшь усак ботакларыннан носилка ясап, әбине шуңа салып алып кайталар.