Чулпан Йосыпованың яман шеш белән көрәшүче сеңлесе Энҗе Әүхәдиева Мәскәү шәһәрендә химиятерапия курслары уза башлаган. Бу хакта Энҗе үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.
Яңа «подписчиклары»н үзе белән таныштырып, Энҗе: «Минем исемем Энҗе. Пермь краеның Барда районы Сараш дигән авылда туып үстем.
7 класста гаиләбез белән Казанга күчеп килдек. 9 классны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга кердем. Аллага шөкер, әйбәт кенә укып, аны кызыл дипломга тәмамладым. Аннан профессиям буенча эшли башладым.