Австралиядә яшәгән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова (иҗади тәхәллүсе, үз исеме – Зөлфия) ямаш шеш белән көрәшә. Артист начар хәбәрләрне үзенең туган көнендә социаль челтәрдәге сәхифәсендә җиткерә.
«Төрле елларда минем туган көнем төрлечә уза иде. Алтай тауларында ялгызым гына йөрүдән башлап, Будапешт янындагы калкулыклардагы ритуалларга кадәр. Ә бүген мин Питер Мак онкология үзәге стационарында дәваланам, ямаш шешнең соңгы симптомнарын җиңәргә тырышам.
Моннан...