26 июльдә ФСД армия генералы Дмитрий Булгаковның кулга алынуын хәбәр итте. Ул 2008-2022 елларда оборона министры урынбасары иде, аннары генераль инспектор булган. «РИА Новости» хәбәр итүенчә, ул, хезмәт вазифасыннан файдаланып, «Грязинский пищевой комбинат» предприятиесенең ризыкларын сатып алуны алга сөргән. Бу ширкәт җитәкчелегенә карата да җинаять эше кузгатылган.
Булгаков армиягә азык-төлек өчен җаваплы җитәкче була. Ул идарә иткәндә, армиягә сыйфатсыз ризык китерелгән, ә аның бәясе махсус рәвештә кыйммәтләндерелгән.