Кешеләр, эт һәм мәчеләр ашаган Пермь кешесе төрмәдән чыккач, иясез хайваннар приютына эшкә урнашкан. Каннибал йорт хайваннарын карый һәм аларны башка ашамаска сүз биргән.
Серияле үтерүче Михаил Малышев яшүсмер чагында ук йорт хайваннары белән туклана башлый. Җирле халык сүзләренчә, яшь Миша ул вакытта мәчедән аш пешерә һәм чак кына аны туганнарына ашатмый кала. Соңрак этләргә күчә. 34 яшендә ул Инна Боровик исемле кызны очрата һәм аны үзенең колына әйләндерә: өйдән чыгармый, көчли һәм, качарга курыксын өчен, борынын тешләп ала.