Пермь краеның Барда районы Үдик (Елпачиха) авылында бертуган Гыйматдиновлар «район Сабан туеннан да зуррак Сабантуй» уздырган. Бәйрәмнәр алып баручы Айрат Ильясов бу Сабан туен шулай бәяләде. Аның сүзләренчә, башта көндезге Сабан туе булган, кичке 21.00дә, халык өйләрендә ял итеп килгәч, тагын бер кичке бәйрәм башланган.
Үдик авылы халкын татар эстрадасының иң популяр җырчылары сөендергән: Салават, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин, Вадим Захаров, Рифат Зарипов, Раяз Фасыйхов. Тамашаны Айрат Ильясов һәм Әбри Хәбриев алып барган.