6 кешене атып үтергән Тимур Бекмансуров, «башы киткәнен» һәм гомерлеккә иректән мәхрүм ителү карарын гамәлдән чыгарырга кирәк икәнен исбатларга тырышып, Югары судка кадәр барып җиткән. Ул үзенең акылсыз булуын һәм психоз белән авыруын белдерә. Аның фикеренчә, медицина экспертлары моны ялгышлык аркасында аңламаган.
Бекмансуров 2 апелляция һәм кассацион шикаять биргән. Бер утырышта ул үзенә карата «начар гамәл» эшләүләрен һәм дөреслеккә туры килмәгән экспертизалар үткәрелүен әйткән. Табиблар башта 3 диагноз куйганнар...