Кыш, декабрь җитә калса, ит ярминкәләре гөрли. Яңа ел алдыннан, әлбәттә, каз ите ярминкәләре беренче планда булып кала. Ни дисәк тә, какланган һәм кыздырылган казлар – табыннарыбызның күрке!
Татарстанда әлегә кадәр каз ите ярминкәсе аерым оештырылганы юк иде шикелле, ялгышмасам. Шуңа күрә дә Казанда әлеге ярминкәнең нәкъ Яңа ел алдыннан булуы бик тә урынлы булды. 21 декабрь көнне ярминкәне Бөтендөнья татар конгрессы «Туган авылым» комплексында җәелдерде. Дистәләгән сәүдә нокталары 8 төбәктән каз...