5 мартта Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәрендә яшәүче ир-ат сөйгәнен котларга дип күп катлы йорттагы фатирына ат алып килгән. Хәзер аңа вак хулиганлык өчен арест билгеләгәннәр, аны бер тәүлеккә сак астына алганнар. Бу турыда РЕН ТВ төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
33 яшьлек ир-ат терлекчелек фермасында төрле эшләрдә эшли. Аның сүзләренчә, ул исерек килеш фермадан бер атны ала һәм гаиләсенә күрсәтер өчен өенә алып кайта.
«Бишенче каттагы фатирга атны баскычтан алып менгәч...